9 декабрь – Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә.

2025 елның 9 декабре, сишәмбе

9 декабрь – Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Бу истәлекле көн халыкның үз каһарманнарын искә алу, бөек хезмәт казанышларын һәм героик еллар истәлекләрен яшь буын күңелендә яңарту өчен мөһим бер вакыйга булып тора. Шул уңайдан Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Орымширмә башлангыч мәктәбенең укучылары өчен «Батырлык ул – рухи матурлык» дип исемләнгән патриотик дәрес үткәрделәр. Балалар бу көннең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, Ватан Геройлары турында мәгълүмат алдылар. Алар арасында безнең якташларыбыз – Советлар Союзы Герое Александр Ксенофонтов, Социалистик Хезмәт Геройлары Габделхак Галиев, Николай Капитонов һәм Гөлбикә Каримова да бар иде. Укучылар аларның батырлыклары һәм казанышлары турында зур кызыксыну белән тыңладылар. Әлеге чара яшь буында илгә, Ватанга горурлык хисләре уятты, патриотлык рухын ныгытуга хезмәт итте. Шулай ук китапханәдә Ватан Геройлары көне уңаеннан тематик күргәзмә куелды, анда геройлар турында китаплар һәм мәгълүмати материаллар урын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International