Ноябрьнең соңгы көннәрендә, бөтен ил иң кадерле кешеләребез — әниләребезгә рәхмәт сүзләре җиткергән мизгелләрдә үткәрелгән бәйрәм кичәсе чын мәгънәсендә йөрәкләргә якын һәм үзенчәлекле булды. Ул ана булуның чиксез мәхәббәттән генә түгел, тирән борчылу, горурлык һәм өмет белән дә тулган изге халәт икәнлегенә багышланды. Айдар авылы китапханәсендә «Дөнья ямьле әни булганга!» дип исемләнгән чарага Россия армиясе сафларында хезмәт итүче, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы уллары булган әниләр чакырылды. Улларын Җиңү белән көтеп, ышаныч һәм өмет белән йөрәкләрен тулган аналарга тирән рәхмәт һәм ихтирам сүзләре яңгырады. Күңелләргә үтеп керерлек шигырьләр, җырлар тыңлаганда, катнашучылар күз яшьләрен тыя алмадылар — һәр сүз, һәр аваз йөрәкләрне җылытып, рухны күтәрде. Бәйрәм программасы күңелле һәм мавыктыргыч әдәби уеннар белән үрелеп барды, ә «Галәмнәрнең иң зур байлыгыннан өстен тора әни назлары» дип исемләнгән китап күргәзмәсе һәркемнең игътибарын җәлеп итте, ана мәхәббәтенең бөеклеген тагын бер кат искәртте. Чара җылы һәм дуслык рухында чәй өстәле артында дәвам итте, анда катнашучылар күңелләрен ачып, тәэсирләре белән уртаклаштылар. Мондый очрашулар безнең өчен бик мөһим һәм кирәкле, чөнки бары тик бердәмлектә генә без чын көчкә һәм ышанычка ирешә алабыз.