Игелек акциясе кысаларында өлкәннәргә кунакка бару — күңелләргә җылылык өстәүче, күркәм һәм якты традициягә әверелде.

2025 елның 10 декабре, чәршәмбе

Игелек акциясе кысаларында өлкәннәргә кунакка бару — күңелләргә җылылык өстәүче, күркәм һәм якты традициягә әверелде. Өлкән буын һәм мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен мондый игътибар аеруча кадерле һәм кирәкле — алар китапханәче белән очрашуны түземсезлек белән көтәләр, чөнки яңа китап битләренең шаулавы, яраткан журналларның хуш исле сәхифәләре һәм күңел җылысы белән аралашу — көннәрен нур һәм җылылык белән тутыра торган иң кадерле мизгелләр. «Яхшы сүз белән бер-беребезне җылытабыз» дип исемләнгән аралашу сәгате инвалидлар ункөнлеге уңаеннан иркен һәм җылы мохиттә узды. Әңгәмә барышында катнашучылар китап дөньясының яңалыклары белән таныштылар, үзләренә якын булган «Татарстан», «Казан», «Идел» журналлары турында җанлы фикер алыштылар. Җавап итеп, ачык йөзле хуҗалар яшьлек һәм гомер юллары турындагы җылы хатирәләрен уртаклаштылар, шулай ук укырга теләгән китапларга һәм журналларга заказлар бирделәр. Мондый очрашулар һәркемнең күңелендә үзара аңлашу һәм кайгырту нуры кабыза, буыннар арасындагы җепләрне ныгытучы һәм чын гаилә җылысын бүләк итүче изге мизгелләргә әверелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International