3 декабрь — Халыкара инвалидлар көне, календарьда үзенә генә хас урын алып торган изге дата. Бу көн физик һәм акыл мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормышындагы авырлыкларга игътибарны җәлеп итү, аларга карата мәрхәмәт һәм ихтирам хисләрен арттыру максатыннан билгеләп үтелә. Тормыш юлында һәр адым авырлык белән бирелсә дә, алар сынмыйлар, сыгылмыйлар, кечкенә генә җиңүләрнең дә кадерен белеп, өмет белән яшиләр. Көндәлек тормышларында һәм хезмәтләрендә һәрчак ярдәм кулы сузучыларга алар чын күңелдән рәхмәтләрен җиткерәләр. Янәшәбездәге, үзләрен инде кимсетелгән итеп тойган дусларыбызга игътибарлырак, шәфкатьлерәк булыйк, хәлләрен аңларга тырышыйк, күңелләрендәге авазларны ишетергә омтылыйк. Авыр тормыш юлларында — терәк, сырхауларына — шифа, кайгы-хәсрәтләрендә — юаныч булып, аларның хәлен белеп, җылы сүзләр белән рухландырыйк. 3 декабрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Изгелек кыл” акциясе кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең өйләренә барып, аларның хәлен белештеләр, үзләре белән алып килгән күңел җылысы һәм игелек билгесе булган күчтәнәчләрне тапшырдылар. Бу изге гамәлләр күңелләрдә җылы хисләр уятты, тормышка өмет һәм яктылык өстәде.