Күкчә авылы китапханәсендә татар язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең 95 еллыгына багышланган күңелле һәм мәгънәле әңгәмә үткәрелде.

2025 елның 10 декабре, чәршәмбе

Китапханәче җанлы сөйләм белән авторның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде, аның әсәрләренең бай дөньясына чакырды. Шулай ук китапханәдә «Кеше китә — җыры кала» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды, анда укучылар язучының повестьлары белән якыннан танышып, иң ошаган әсәрләрен өйгә алып китү мөмкинлегенә ия булдылар. Чара язучының әсәрләреннән өзекләрне кычкырып укулар белән тәмамланып, катнашучылар күңелендә тирән тәэсир калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International