3 декабрь — Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә.

2025 елның 10 декабре, чәршәмбе

Күп очракта инвалидларны сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дип атыйлар. Әмма аларның күбесе көчле рухлы, сокланырлык тормыш белән яши һәм еш кына аларның тормышы күпләргә үрнәк булып тора. Алар тормышны чын күңелдән яраталар, һәр көнне кадерләп, шатланып каршы алалар. Шушы көчле рухлы шәхесләрнең тормышы һәм иҗаты белән таныштыру максатыннан Сауш авылы китапханәсендә «Көчле рухлылар иҗаты» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә физик мөмкинлекләре чикләнгән язучыларыбыз — Ф. Яруллин, Г. Сагиров, Р. Шәрипов китаплары, Л. Салахутдинова шигырьләр җыентыгы тәкъдим ителде. Шулай ук совет чоры классикларының — Н. Островскийның «Как закалялась сталь», Б. Полевойның «Повесть о настоящем человеке», В. Короленконың «Слепой музыкант», А. Лихановның «Солнечное затмение» әсәрләре белән дә танышырга мөмкин. Мондый әдәбият безнең дөньяны яхшы якка үзгәртергә, кешеләргә аңлау һәм мәрхәмәтлек хисләре уятырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International