Бу көннең төп мәгънәсе — сугыш кырында һәлак булган, әмма исемнәре мәңгелеккә билгесез калган совет һәм Россия солдатларының батырлыкларын һәм үлемсез каһарманлыгын мәңгеләштерү. Шул уңайдан 4 декабрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Билгесез солдат истәлегенә” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Обелиск янында узган бу җылы һәм мәгънәле очрашуда катнашучылар бу истәлекле көннең барлыкка килү тарихы белән танышты. Чараның иң әһәмиятле мизгеле булып обелискка венок салу булды — ул батырларның хәтеренә хөрмәт һәм рәхмәт билгесе булып торды.