«Без барыбыз да хокук турында белергә хокуклы»

2025 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе

5 декабрьдә Әбде авылы китапханәсендә мәктәп һәм мәдәният йорты директоры белән берлектә «Без барыбыз да хокук турында белергә хокуклы» дип исемләнгән хокукый мәгълүмат сәгате үткәрелде. Балалар дәүләтнең төп документы — Конституция белән таныштылар, анда илебез тормышын, гражданнарының хокукларын һәм бурычларын билгеләүче законнар төгәл, аңлаешлы итеп язылган. Чара барышында катнашучылар «Хокуклар кайда, бурычлар кайда» һәм «Гражданин булырга өйрәнәм» дигән ситуацияле биремнәрне уңышлы үтәделәр. Яшүсмерләр блиц-сораштыруда катнашып, үзләренең хокукый белем дәрәҗәсен билгеләделәр. Очрашу ахырында алып баручылар укучыларга безнең барыбызның да төрле булуына карамастан, уртак бер нәрсә барлыгын — ул безнең хокукларыбыз һәм бурычларыбыз икәнлеген искәртеп, аларны бертигез дәрәҗәдә үтәүнең мөһимлеген ассызыкладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International