Ватан Геройлары көне — истәлекле һәм изге бер бәйрәм, ул һәр елның 9 декабрендә зур хөрмәт белән билгеләп үтелә.

2025 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе

Бу көн безнең өчен мөһим тарихи дата булып тора, ул илебезнең бөек батырлары кылган олы гамәлләрне искә алу һәм тарихи традицияләрне саклап калу максатыннан үткәрелә. Без бу көнне үз гомерләрен санга сукмаган, Ватаныбызның азатлыгы һәм иминлеге, киләчәк буыннарның бәхете, тыныч күк астында яшәү мөмкинлеге өчен үзләрен кызганмаган батырларны тирән хөрмәт хисләре белән искә алабыз. Халкыбызның бөек батырлыгын мәңгеләштерү, тарихи вакыйгалар истәлеген саклау һәм үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан 5 декабрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Россия — Геройлар Ватаны» дип исемләнгән танып-белү сәгате оештырдылар. Әлеге чара төрле сыйныф укучылары белән үткәрелеп, аларның күңелләрендә Ватанга мәхәббәт һәм горурлык хисләре уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International