5 декабрь көнне Сауш авылы китапханәчесе «Волонтер сүзе – горур яңгырый» дип исемләнгән тематик әңгәмә үткәрде. Әлеге чара 5 декабрьдә билгеләп үтелүче Халыкара волонтерлар көне уңаеннан оештырылды. Китапханәче волонтерлыкның әһәмияте, аның җәмгыять үсешенә керткән зур өлеше турында җанлы һәм мәгънәле сөйләшү алып барды. Катнашучылар өлкән яшьтәгеләргә ярдәм итү, балалар белән эшләү, төрле социаль акцияләрдә актив катнашу кебек волонтерлык эшчәнлегенең киң мөмкинлекләре белән таныштылар. Чараның төп максаты — волонтерлыкка игътибарны арттыру, аның җәмгыятьтәге әһәмиятен аңлату һәм яшь буында ярдәмчеллек, мәрхәмәтлелек хисләрен тәрбияләү булды.