Бу истәлекле дата уңаеннан Күкчә авылы китапханәсендә китапханәче тарафыннан «Аны халык онытмый» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм күренекле татар композиторының тормышы, иҗатына багышланган җанлы әңгәмә үткәрелде. Салих Сәйдәшев театраль музыка үсешенә зур һәм бәяләп бетергесез өлеш кертеп, үзенең тыңлаучыларын гаҗәеп моңлы көйләре белән әсир итте. Күргәзмәдә композиторны якыннан белгән туганнары, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре истәлекләре, шулай ук аның тормышы турында аз билгеле тарихи фактлар тупланган китаплар тәкъдим ителде. Бу чара киң катлам укучыларга – студентларга, укытучыларга, музыка белгечләренә һәм музыка сөючеләргә дә кызыклы булачак.