«Ел тәрбиячесе»

2025 елның 12 декабре, җомга

        2025 елның 11 декабрендә Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы базасында «Ел тәрбиячесе» республика һөнәри бәйгесенең муниципаль этабы узды.

         Быел бәйгенең төп бүләген алу хокукы өчен районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 5 педагоглары көрәште. Бәйгедә катнашучылар педагогик эшчәнлекнең төрле юнәлешләрендә үз көчләрен сынап карадылар: педагогика мәсьәләләрендә үз осталыкларын күрсәттеләр, эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

        «Балалар белән педагогик чара " беренче бәйгенең биремендә катнашучылар кызыклы эшчәнлек алып бару һәм оештыру методикасын, мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләү күнекмәләрен үзләштерүләрен күрсәттеләр.

      Икенче бәйгенең биреме “Ата-аналар белән агарту (мәгърифәтчелек)”, әлеге чарага әти-әниләр чакырылган иде, тәрбиячеләребез ул бәйгене дә бик оста башкардылар.

   Бәйге нәтиҗәләре буенча безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячебез Саетова Д.Р.  беренче урынны яулады. Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы коллективы коллегабызны лаеклы җиңүе белән чын күңелдән котлый һәм алга таба иҗади уңышлар теләп кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International