Билгесез солдат көне һәр елны 3 декабрьдә билгеләп үтелә.

2025 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе

Бу истәлекле көннең төп мәгънәсе — сугыш кырында һәлак булган, әмма исемнәре тарихта мәңгелеккә сакланмаган батыр солдатларның үлемсез каһарманлыгын искә алу һәм мәңгеләштерү. Алар Ватан өчен үз гомерләрен корбан иткән, соңгы сулышларына кадәр кыюлык һәм намус белән сугышкан чын геройлар. 3 декабрь көнне Айдар авылы мәдәният йортында «Исемең синең билгесез, батырлыгың мәңгелек» дип исемләнгән патриотик сәгать-әңгәмә үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре бу истәлекле көннең әһәмияте, сугыш кырында һәлак булган һәм исемнәре билгесез калган Совет һәм Россия солдатларының хәтерен, аларның хәрби батырлыгын, үлемсез каһарманлыгын саклау бурычы турында җылы сүзләр белән сөйләделәр. Әлеге чара катнашучылар күңелендә Ватанга тугрылык һәм хөрмәт хисләре уятты, батырлык үрнәкләрен киләчәк буыннарга тапшыруның әһәмиятен тагын бер кат ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International