Волонтерлар — зур йөрәкле, актив һәм җаваплы кешеләр.

2025 елның 12 декабре, җомга

Чаралардан тыш, алар хәйрия эшләрендә дә һәрвакыт катнашалар, ятим балаларга һәм өлкәннәргә ярдәм итәргә ашыгалар. Волонтер булу — ул үзенә күрә бер кыйммәтле тормыш тәҗрибәсе туплау, яңа дуслар табу, кеше хәлен аңлау, сабырлык һәм түземлек күрсәтү, армый-талмый хезмәт куеп һәрчак активлык рухында булу дигән сүз. Әлбәттә, волонтерларның хезмәте акча белән бәяләнми, әмма алар күп нәрсәгә өйрәнә, башкаларга да өйрәтә, үзләренең сәләтләрен һәм мөмкинлекләрен күрсәтә. Яхшылык эшләү — ул үзеннән бернәрсә сорамый торган изге гамәл һәм шушы изгелектән алар күңел тынычлыгы, канәгатьлек таба. Олы Мишә авылында шундый ярдәмчел апаларыбыз бар — нинди генә эшкә чакырсаң да, алар беркайчан да читтә калмыйлар. Волонтерлар көне уңаеннан алар сугыш кырындагы ир-егетләребез өчен маскировка сеткасы үрүгә материал әзерләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International