5 декабрь көнне Сауш авылы китапханәсендә күренекле татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты Фәүзия Бәйрәмованың тууына 75 ел тулу уңаеннан “Фәүзия Бәйрәмова китапларын бергәләп укыйбыз” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Әсәрләрендә кеше белән табигать арасындагы гармония, шәхес һәм коллектив мөнәсәбәтләре, ныклы тормыш позициясен сайлау һәм характер формалашуы, кешенең җан дөньясының нечкә хәрәкәтләренә тирән игътибар чагыла. Күргәзмәдә авторның китапханә фондыннан сайлап алынган иң күренекле китаплары — “Бәхет ачкычы”, “Гөләйза”, “Кубрат хан”, “Һиҗрәт”, “Соңгы намаз”, “Кырык сырт” урын алды һәм китап сөючеләргә тәкъдим ителде.