3 декабрьдә бөтен дөньяда Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә

2025 елның 12 декабре, җомга

Бу мөһим дата — барлык авырлыкларга карамастан, актив һәм тулы тормыш алып барган, сабырлык күрсәткән кешеләргә хөрмәт символы. Халыкара инвалидлар көне безгә янәшәдә яшәүче, ярдәмгә һәм игътибарга мохтаҗ кешеләргә ихлас ярдәм күрсәтү кирәклеген искәртә. Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре 5 декабрьдә әлеге дата уңаеннан «Игелекле эшләр белән бизик дөньяны» дип исемләнгән җылы аралашу сәгате үткәрделәр. Бу көн безгә кыенлыкларны җиңеп, алга бару мөмкин булуын искәртә. Мәдәният хезмәткәрләре барлык катнашучыларга сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләделәр. Халыкара инвалидлар көне — кешенең көче аның физик мөмкинлекләрендә түгел, ә рухында, күңелендә һәм тормышка омтылышында икәнен искәртүче бәйрәм.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International