Айдар авылы китапханәсендә “Пушкин картасы” программасы кысаларында 6 декабрь көнне кызыклы һәм мавыктыргыч «Әдәби батл» уены үткәрелде.

2025 елның 12 декабре, җомга

Әлеге чарада иң актив яшь укучылар катнашып, үзләренең әдәби белемнәрен һәм иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Батл барышында катнашучылар яшүсмерләр арасында иң популяр булган китаплар белән танышып, алар турында кызыклы мәгълүматлар алдылар. Викторина сораулары классик һәм заманча әсәрләрне үз эченә алып, һәр командага үз белемнәрен сынап карау мөмкинлеге бирде. Шулай ук укучылар яраткан әсәрләре турында фикер алышып, үзләренең күңелләрендә калган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Әдәби батл яшьләрне китап укуга җәлеп итүче, белемнәрен баетучы һәм иҗади фикерләү сәләтен үстерүче әһәмиятле, күңелле чара булып истә калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International