Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә «Батырлыгың синең мәңгелек!» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелде. Әлеге чараның төп максаты — укучыларны Билгесез солдат көне тарихы белән таныштыру, патриотик тәрбия бирү, туган якка мәхәббәт һәм туган илебез тарихына тирән хөрмәт уяту иде. Чарада билгеләп үтелгәнчә, Билгесез солдат көне — ул Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу һәм хөрмәтләү генә түгел, ә сугышларда һәм хәрби конфликтларда һәлак булган, хәбәрсез югалган барлык каһарманнарны берләштерү көне дә. Шулай ук китапханәдә бу темага багышланган китап күргәзмәсе куелып, укучыларга тәкъдим ителде, аларга тарихи хәтерне саклауның әһәмияте турында тагын да тирәнрәк аңлау мөмкинлеге бирелде.