«Аларның тормышы безгә үрнәк»

2025 елның 12 декабре, җомга

1-10 декабрь көннәрендә инвалидлар декадасы уза. Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә «Аларның тормышы безгә үрнәк» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды, укучылар белән җылы әңгәмәләр үткәрелде. Күргәзмәдә мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, зур талантка ия булган шәхесләр — татар язучылары Фәнис Яруллин һәм Гакыйль Сәгыйровларның тормыш юлы һәм иҗатлары белән якыннан танышырга мөмкинлек бирелде. Аларның рухи көчләре һәм иҗади үрнәкләре һәркемгә илһам чыганагы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International