Бу көнне Россиядә Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын һәм Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерларын хөрмәтлиләр. Әбде авылы китапханәсе мәктәп һәм мәдәният йорты директоры белән берлектә «Батырлар даны белән горурланабыз» дигән батырлык дәресе үткәрде. Чара Советлар Союзы Герое Ксенофонтов Александр Кузьмич һәйкәленә веноклар салудан башланды. Балалар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, Борынгы Русь чорыннан килгән геройларның исемнәрен, 1812 елгы Ватан сугышының легендар гаскәр башлыкларын, шулай ук 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы геройларын, Әфган, Чечен сугышларында катнашкан якташларын белделәр. Шулай ук балалар белән безнең бүгенге көн турында сөйләшенде – Украинадагы махсус хәрби операция турында, хәзер безнең сугышларның Украина нацистлары белән ничек батырларча көрәшүләре, рус телле халыкны юк итүдән азат итүләре турында. Бу дәрес яшь буынга Ватанга тугрылык, батырлык һәм горурлык хисләрен тәрбияләүдә мөһим адым булды, киләчәк буынны үз геройларыбызның данын сакларга, үстерергә өндәде.