Бу көнгә карата 9 декабрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Без ришвәтчелеккә каршы” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Әлеге чараның максаты - үсеп килүче буында коррупциягә каршы дөньяга караш тәрбияләү һәм коррупциягә каршы тору бөтен җәмгыятьнең, аерым алганда һәр кешенең эше икәнен аңлау. Чара барышында катнашучылар коррупция сүзенең мәгънәсен, эчтәлеген һәм чагылышын, аның белән ничек көрәшергә кирәклеген белделәр. Балалар хөкүмәтнең аңа каршы нинди чаралар күрелүен, яшь буынның коррупциягә каршы көрәштә ничек ярдәм итә алуын белделәр. Чара азагында катнашучылар намус белән яшәргә һәм законнарны үтәргә кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.