Бүгенге көндә коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Әлеге чараның төп максаты — балаларда намуслылык, ихтирам һәм хөрмәт хисләрен тәрбияләү иде. Әңгәмә барышында яшьләргә коррупциянең нәрсә икәнлеге, аның килеп чыгышы һәм ни өчен ул халык арасында шулкадәр киң таралганлыгы турында аңлатылды. Кешелек җәмгыятендә коррупциянең начар гамәл булуы, аның җәмгыятьнең сәламәтлегенә зыян китерүе аерым басым белән әйтелде. Шулай ук бары тик намуслы, законнарны хөрмәт итеп, гаделлек белән яшәү генә коррупциядән саклануның иң ышанычлы юлы икәнлеге ассызыкланды.