Бу көнне без үз илебез территориясендә, чит җирләрдә Ватанны саклап һәлак булган Россия һәм совет сугышчыларын ихтирам белән искә алабыз. 3 декабрь көнне Баландыш авылы китапханәсендә укучылар белән “Билгесез солдат — Билгесез герой” дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрелде. Балалар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, Хәтер китабын карадылар, шулай ук “Ватанны саклаучылар елы” уңаеннан оештырылган күргәзмә белән якыннан танышу мөмкинлеге алдылар. Чара ахырында барысы да Ватан өчен көрәштә һәлак булган батыр Россия һәм совет солдатларының якты истәлеген бер минутлык тынлык белән хөрмәтләп искә алдылар.