1 декабрьдән 7 декабрьгә кадәр Россиядә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган СПИДка каршы көрәш атналыгы уза.

2025 елның 15 декабре, дүшәмбе

Шул уңайдан, 6 декабрь көнне Баландыш авылы китапханәсендә китап укучылар белән “СПИД – куркыныч авыру” дигән темага әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында фельдшер бу авыруның асылы, аның таралу юллары һәм профилактика чаралары турында җентекләп сөйләде. Шулай ук тормышка куркыныч тудыра торган аянычлы хаталардан сак булырга, һәрвакыт сәламәтлекне сакларга һәм файдалы гамәлләр кылырга кирәклеге ассызыклап әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International