Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр безнең белән янәшә яши һәм еш кына рухи ныклыклары белән физик кыенлыкларны җиңүдә үрнәк булып торалар

2025 елның 15 декабре, дүшәмбе

Кызганычка каршы, тормыш шулай корылган ки, җәмгыятьнең сәламәт әгъзалары белән беррәттән, һәр илдә балачактан инвалид булган кешеләр дә бар. Ярдәм кулы сузу — безнең җәмгыятьнең иң әһәмиятле бурычларыннан берсе. Инвалидлар декадасы кысаларында Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикле, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган, аларның авылдашлары - кадерле Наталия әби Чернова янында булдылар. Аңа бәйрәм уңаеннан әзерләнгән күңел җылысы белән тулы күчтәнәч тапшырылды. Китапханәче яңа килгән газета һәм журналлар белән таныштырды, алар күңелгә ямь өстәде һәм күңелләрне күтәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International