Бу — Россиянең төрле чорларында һәм буыннарында яшәгән лаеклы, батыр кешеләргә ихтирам һәм хөрмәт күрсәтү көне. Бу көнне без Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Дан ордены кавалерларын зур горурлык белән искә алабыз, сугыш кырларында һәм тыныч вакытта батырлык үрнәкләре күрсәткән барлык геройларыбызны хөрмәтлибез. Әлеге көн уңаеннан Урта Мишә авылы китапханәсендә клуб белән берлектә «Батырлык мәңге яшәр» дип исемләнгән күргәзмә куелып, күзәтү үткәрелде. Чарада бәйрәмнең тарихы, Ватанның беренче геройлары, шулай ук якташларыбыз — Кәримова Г. Г., Ксенофонтов А. К., Закиров З. З., Мотыйгуллин Г. М. — горурлык белән искә алынды. Аеруча күңелләргә якын һәм йөрәкләрдә мәңгелеккә уелып калган авылдашыбыз Шингарев Р. Ф. махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган герой буларак зур хөрмәткә лаек булды. Бу чара безгә батырлыкның, тугрылыкның һәм Ватанга мәхәббәтнең мәңгелек кыйммәтләр икәнлеген искә төшерде һәм киләчәк буыннарга үрнәк булып калырлык рухны яңартты.