Россиядә Ватан Геройлары көне ел саен 9 декабрьдә зур хөрмәт һәм горурлык белән билгеләп үтелә. Бу бәйрәм — иң мактаулы дәүләт бүләкләренә — Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, шулай ук Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерлары исеменә лаек булган батырларның бөек хезмәтләренә дәүләт һәм җәмәгатьчелек тарафыннан югары ихтирам күрсәтү көне. Әлеге традицияләр безнең йөрәкләрдә дә мәңге саклана һәм яшь буынга батырлык үрнәге булып хезмәт итә. Шәтке урта мәктәбендә укучылар өчен «Батырлык дәресе» үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре дә әлеге чарада актив катнаштылар. Чараның мәртәбәле кунаклары — Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләре ветераннары Фәннис Гатаулла улы Гыймадиев һәм Мулланур Миңнеханович Галләмов — үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Алар яшьләргә хезмәт юлындагы кыенлыклар, батырлык үрнәкләре, чын солдат бурычы һәм Ватанга чиксез мәхәббәт хакында җылы һәм тәэсирле сүзләр әйттеләр. Бу дәрес — яшь буын өчен чын патриотизм һәм намус үрнәге булып, Ватанга тугрылык, батырлык хисләрен ныгытуга хезмәт итә.