Шәтке авылы китапханәсендә «9 декабрь — Ватан Геройлары көне» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды

2025 елның 15 декабре, дүшәмбе

Күргәзмәдә Ватан геройларының батырлык тарихы, Россиянең бөек каһарманнары, шулай ук төрле сугышларның тарихи вакыйгалары турында бай мәгълүмат бирүче китаплар тәкъдим ителде. Әлеге китаплар укучыларга илебезнең героик үткәненә тарихи сәяхәт ясарга, Россия гаскәрләренең Ватан язмышында мөһим роль уйнаган данлы җиңүләре белән танышырга мөмкинлек бирәчәк. Күргәзмә йөрәкләрдә патриотик хисләр уята, яшь буынны Ватанга мәхәббәт һәм горурлык белән тәрбияләүгә хезмәт итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International