Бу көн рухи көче, намусы, батырлыгы югары әхлакый сыйфатларны һәм Ватан алдындагы җаваплылыкны чагылдыру үрнәге булган, лаеклы рәвештә герой дип аталган барлык кешегә кагыла. Ватан Геройлары көне алдыннан Теләче балалар китапханәсендә «Сезнең батырлыгыгыз белән горурланабыз, Геройларыбыз» дип исемләнгән батырлык дәресе узды. Китап укучыларыбыз Теләче районыннан чыккан геройлар белән таныштылар. Алар арасында якташларыбыз - Советлар Союзы Герое Александр Ксенофонтов, Социалистик Хезмәт Геройлары Габделхак Галиев, Николай Капитонов һәм Гөлбикә Каримовалар бар. Укучылар аларның батырлыклары, казанышлары турында бик кызыксынып тыңладылар.