Ел саен 10 декабрьдә бөтен дөньяда Халыкара кеше хокуклары көне билгеләп үтелә.

2025 елның 17 декабре, чәршәмбе

Әлеге көннең төп максаты — кешеләрнең хокукый мәсьәләләрен хәл итү, тигезсезлеккә каршы көрәш алып бару һәм хокук бозуларга җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү. Шул уңайдан, 9 декабрь көнне Айдар авылы китапханәсендә “Хокукларыбызны белеп яшик!” дип исемләнгән аралашу сәгате үткәрелде. Китапханәче катнашучыларга бу көннең тарихы, дәүләтебезнең төп законнары турында сөйләде, шулай ук хокуклар белән беррәттән, һәркемнең үтәргә тиешле бурычлары да барлыгын искәртте. Мондый чаралар үз хокукларыңны һәм ирекләреңне тирәнтен аңларга, үз абруеңны тоярга, башкаларның шәхси хокукларына ихтирам белән карарга ярдәм итә, җәмгыятьтә тынычлык һәм гаделлек урнаштыруга этәргеч бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International