Бу көн — рухи көчнең, намусның, батырлыкның иң югары әхлакый сыйфатларын, Ватан алдындагы җаваплылыкны чагылдыручы, лаеклы рәвештә герой дип аталган барлык кешеләргә хөрмәт һәм дан багышлау көне. Шул уңайдан Баландыш авылы китапханәсендә авылдашыбыз, Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры Сафин Миннегали Мәгъсүм улына багышланган күргәзмә куелды. Күргәзмәдә авылның горурлыгы, легендар шәхесе булган Миннегали абый турында мәгълүматлар, аның хезмәт юлына багышланган альбомнар һәм папкалар урын алды. Батырлар онытылырга тиеш түгел — аларның каһарманлыклары һәм хезмәте безнең күңелләрдә мәңге яши.