Ватан Геройлары көне уңаеннан Олы Мишә авылы китапханәсендә мәктәп укучылары һәм укытучылары белән берлектә батырлык дәресе үткәрелде.

2025 елның 17 декабре, чәршәмбе

Әлеге дәрес махсус хәрби операциядә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Газизов Рәзил Фаел улының әти-әнисе белән очрашу форматында узды. Бу җылы һәм тәэсирле очрашу безгә Геройның йөрәге куркудан көчлерәк булган гади кеше икәнлеген, буыннар арасында ныклы күпер булып торуын, ватанга чын мәхәббәт, намус һәм батырлыкның асылын искә төшерде. Шулай ук бу дәрес геройны тәрбияләп үстергән гаиләгә тирән хөрмәт, рәхмәт һәм мәңгелек хәтер бүләге булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International