17 декабря на базе МБДОУ-Тюлячинский детский сад №1 прошёл муниципальный тур республиканского смотра-конкурса «Зелёный огонёк».

2025 елның 17 декабре, чәршәмбе

Әлеге үткәрелә торган бәйге балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларда урам һәм юлларда куркынычсызлыкның тотрыклы күнекмәләрен формалаштыру мәсьәләсен хәл итүгә системалы якын килүне оештыру максатыннан үткәрелә.

Конкурсның төп бурычы-үзләренең иҗади тәҗрибәләре белән уртаклашырга әзер булган мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең иң актив һәм иҗади педагогларын ачыклау.

Бәйгенең муниципаль этабында районның 4 педагогы катнашты, алар арасында безнең  Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе – Хафизова А.Р. да бар иде. Бәйгенең беренче этабында катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча компьютер тесты уздылар, икенче этапта үзләренең эш тәҗрибәсен тәкъдим иттеләр, юл йөрү кагыйдәләре буенча дәресләр күрсәттеләр. Бәйге нәтиҗәләре буенча Хафизова А.Р. -1 урынны яулады, диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Хезмәттәшебезне әлеге бәйгедә  җиңуе белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International