2025 елның 18 декабреннән 20 декабренә кадәр «АЛГА» футбол командасы, (команда составы: Абдуллин Самир, Ибраһимов Илназ, Әхмәтвәлиев Адель, Муликов Данияр, Мөхәммәтшин Ралиф, Хәбибрахманов Азат, Шәрәфиев Азат,Сәлахов Инсаф, Мортазин Камил, Зәкиев Ильмир) өстәмә белем бирү педагогы Хәбиров Рөстәм Габделгазиз улы җитәкчелегендә 2010-2011 елгы яшүсмерләр арасында футзал 2025 буенча Татарстан Республикасы беренчелеге финалында катнашты. Финал этабында Татарстан Республикасының иң көчле 12 командасы очрашты. Бу командалар: “Мирас”Казан, “Спартак” Казан, “Лидер” Әлмәт, “Олимп-2” Алабуга, “Факел” Нурлат, “ Кама” К.Устье, “Эверест” Биектау, “Факел-2” Нурлат, “Локомотив” Агерҗе, “Аксу” Аксубай, “Батыр” Буа”, «Алга» Теләче. Уеннарның беренче көнендә егетләр Әгерҗе командасын 2:0 исәбе белән, Аксубай белән 1:1 исәбе белән җиңде. Икенче көнне балалар барлык 100% ка тырыштылар һәм яхшы уен күрсәттеләр. Нурлат командасын 2:1, Буа 3:0, «Спартак» Казан 3:1 исәбе белән җиңде. Уеннарның өченче көнендә «Эверест» командасына Биектау 1:3 исәбе белән оттырды, әмма бу безнең егетләргә беренче һәм икенче урыннар өчен көрәшергә комачауламады. Финал уенында Әлмәтнең «Лидер» командасы белән очрашты, анда 3:3 исәбе белән уйнады. Уеннар нәтиҗәләре һәм тупланган очколар буенча беренчелекнең көмеш призерлары булдылар. Беренче урынны Әлмәт «Лидер» командасы алды, 3 урынны Казан «Спартак» командасы алды. Нәтиҗәле хезмәтләре һәм тырыш хезмәтләре өчен команда җитәкчесенә һәм егетләребезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез!