Ел саен 12 декабрьдә Россиядә дәүләт бәйрәме — Россия Федерациясе Конституциясе көне билгеләп үтелә.

2025 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе

Шул уңайдан Күкчә авылы китапханәсендә «Конституция — илнең төп кануны» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм мәгълүмат сәгате үткәрелде. Укучылар Россия Федерациясе Конституциясенең тарихы белән танышып, «гражданин», «кагыйдәләр», «законнар», «кеше хокуклары» кебек мөһим төшенчәләрнең мәгънәсен аңладылар, шулай ук Конституциянең кыскача эчтәлеге белән таныштылар. Балалар Конституциянең — безнең тормышыбызны һәм җәмгыятебезне тәртипкә салучы төп закон булуын, ул һәр гражданның хезмәткә, ялга, сәламәтлек саклауга, мәгарифкә хокукларын ышанычлы рәвештә гарантияләвен аңладылар. Шулай ук укучыларга гражданнарның хокукларыннан тыш, аларның законнарда чагылыш тапкан бурычлары да барлыгы турында сөйләнде. Балалар диалогта актив катнашып, хәтта иң кечкенә гражданның да хокуклары гына түгел, ә бурычлары да булуын тирәнтен аңладылар. Бу чаралар яшь буынны гражданлык җаваплылыгына һәм законнарны хөрмәт итүгә өнди, аларны илебезнең төп кануны белән якыннан таныштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International