Россиядә Ватан Геройлары көненә багышлап Күкчә авылы китапханәсендә «Батырларны барлар чак» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелде.

2025 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе

Очрашу балаларның сугыш чоры шигырьләрен җылы һәм тәэсирле итеп укулары белән башланып, катнашучыларны тарихның тирән хисләренә күмде. Чара барышында укучылар белән батырлык төшенчәсе тирәнтен һәм җанлы рәвештә сөйләшенде, һәркем үз фикерен җиткереп, каһарманлыкның асылын аңларга тырышты. Шулай ук китапханәдә «Бөек сугыш геройларына — мәңгелек дан!» дип исемләнгән истәлекле күргәзмә куелды. Күргәзмәдә Ватаныбызның героик үткәненә тарихи сәяхәт ясарга мөмкинлек бирүче китаплар тәкъдим ителде. Алар гаскәрләребезнең данлы җиңүләре, Ватаныбызны саклаган батырлар турында сөйли, Брест крепосте каһарманнары, Сталинград һәм Курск сугышлары, Ленинград блокадасы кебек истәлекле вакыйгаларны яктырта. Бу чара яшь буынны Ватанны ярату, хөрмәт итү хисләре белән баета, каһарманнарның батырлыкларын онытмаска һәм киләчәккә сакларга өнди.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International