12 декабрь – Россия Дәүләтенең истәлекле һәм әһәмиятле даталарының берсе – Россия Федерациясе Конституциясе көне.

2025 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе

Әлеге көн уңаеннан Айдар авылы китапханәчесе илебезнең төп законы турында буклетлар әзерләде. Анда РФ Конституциясенең хокукый статусы, аның төзелеше һәм кыскача тарихы турында бай мәгълүматлар урын алды. Совет Россиясенең беренче конституцион актларыннан башлап, 2020 елда Конституциягә кертелгән актуаль үзгәрешләргә кадәрге вакыйгалар яктыртылган. Көн дәвамында китапханәгә килгән һәркемгә бу файдалы һәм кызыклы буклетлар таратылып, төп закон белән якыннан танышу мөмкинлеге бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International