Баландыш авылы китапханәсендә «Кышкы фантазияләр» дип исемләнгән могҗизалы сәгать узды.

2025 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе

Балалар уеннар дөньясына чумып, «Әйе һәм юк», «Кышкы әкият», «Яңа ел теләкләре» кебек күңелле уеннарда, «Яңа ел эшләнмәсе» рәсем конкурсларында зур теләк белән катнаштылар, шулай ук табышмакларга җаваплар эзләп, үзләренең зирәклекләрен һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр. Әлеге чара дустанә һәм җылы атмосферада үтеп, барлык катнашучыларга күтәренке кәеф бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International