17 декабрь көнне мәктәп укучыларының мәдәни дәрәҗәсен күтәрү максатыннан Әбде авылы китапханәсендә “Пушкин картасы” программасы кысаларында «Этикет мәктәбе» танып-белү чарасы үткәрелде. Анда укучылар «этикет» сүзенең барлыкка килү тарихы турында белделәр, Петр Беренче заманында Россиядә үз - үзеңне тоту культурасы турында «Юность честное зерцало» китабы пәйда булуы һәм Петрның аны төзүдә ничек катнашуы турындагы хикәясе белән таныштылар. Аннары балаларны аерым блокларга бүленгән сораулар буенча викторина көтте. «Сәламләү» блогында балалар аралашуның сәламләүдән башлануын белделәр. Сәламләү кешенең кыйммәтен һәм абруен тану билгесе булып тора. Өстәл бизәү, кунакларны каршы алу һәм кунакларда үзеңне дөрес тоту - зур сәнгать, аңа өйрәнү җиңел түгел. Балалар бу өлкәдә белемнәрен «Ашханә этикеты» блиц-туры сорауларына җавап биреп тикшерә алдылар. Безнең сүз, телефон этикеты турында «Заманча этикет» блогында сүз узды. Уен барышында кинотеатрда, җәмәгать транспортында, мәктәптә, дәресләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.