Казаклар авылы китапханәсе китапханәчесе авыл клубы белән берлектә «Язмышың үз кулыңда» дигән тема астында яшүсмерләр өчен әңгәмә үткәрделәр.

2025 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе

Очрашу барышында балаларга заман афәте булган наркотикларның зыяны турында җентекләп сөйләделәр, аның кеше тормышына китерә торган куркыныч нәтиҗәләрен аңлаттылар. Әңгәмә ахырында яшүсмерләр белән наркотикларның зарары турында сорау-җавап формасында кызыклы бәйге уздырылды. Әлеге чара яшь буынны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәүче, файдалы һәм мәгънәле вакыйга булып истә калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International