15 декабрь көнне Халыкара чәй көне буларак билгеләп үтелә. Күңелне күтәреп җибәрүче, арыганлыкны бетерүче, зиһенне ача һәм ялкаулыкны куып җибәрә торган, халкыбызның иң матур һәм кадерле гореф-гадәтләренең берсе — чәй эчү. Татар халкы гомер-гомергә бу могҗизалы эчемлекне яратып, аңа зур хөрмәт белән карап яшәгән. Ашыйсы килсә дә, эчәсе килсә дә, арыган чакта да, кәеф төшкәндә дә безнең халык һәрвакыт шушы сихри эчемлеккә мөрәҗәгать иткән. Нинди генә бәйрәмнәр, җыеннар булмасын, алар һәрчак күңелле һәм җылы чәй табыны белән тәмамлана. Айдар авылы китапханәсендә дә «Ак ашъяулык, җиз самовар өстәлемнең түрендә» дип исемләнгән әдәби кунакханә оештырылды. Чарада катнашучылар борынгыдан килгән, төрле илләрдән җыелган һәм гаҗәеп тылсымлы эчемлек саналган чәйнең үзенчәлекле рецептлары белән таныштылар, аның сихәте, сәламәтлеккә файдасы турында файдалы киңәшләр алдылар, әлеге эчемлекнең организмга йогынтысы турында җылы һәм кызыклы фикер алыштылар. Викторина сорауларына җавап биреп, чәй турында табышмаклар чиштеләр, бу искиткеч эчемлеккә багышланган бик күп мавыктыргыч фактлар белән таныштылар. Язучыларның чәйгә багышланган шигырьләре, җырлары һәм әдәби әсәрләрдән өзекләр тыңлап, рухи байлыкка күмелделәр. Чара тәмле һәм хуш исле чәйләр белән тәмамланып, чәй өстәле артында җылы, дустанә атмосферада дәвам итте.