18 декабрь көнне «Батыр» спорткомплексында 1-2 класс, 3-4 класс, 5-6 класс, 7-9 класс кызлары һәм егетләре арасында, Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган өстәл теннисы буенча Теләче муниципаль районы Беренчелеге булып узды. Ярышларда районыбызның 7 мәктәбеннән 93 яшь теннисчы катнашты.
Әлеге ярышта Баландыш төп мәктәбе командасы 3 урынны яулады. Түбәндәге укучыларыбыз призлы урыннарга лаек булдылар: Җаббарова Ф. - 1 урын, Саруханян М.- 2 урын, Гилазва Т. – 3 урын, Гайнетдинов Р.- 3 урын. (җитәкче Җаббаров А.Ф.). Котлыйбыз!