Чараны алып баручы кунакларны чәйнең бай тарихы белән таныштырды: кайдан һәм кайчан ул безнең илгә килеп кергән, чәй эчү гадәте ничек барлыкка килгән. Кунаклар чәй турындагы борынгы риваятьләрне зур кызыксыну белән тыңладылар. Чәй — табигатьнең иң бай даруханәсе. Бу кадерле эчемлекне яраткан һәркемнең үзенә генә хас хуш исе, үзенчәлекле тәме һәм, әлбәттә, үз рецепты бар. Шуңа күрә барысы да зур шатлык белән чәйне ничек дөрес итеп пешерергә икәнлеге турында үзләренең серләрен уртаклаштылар, чөнки чәйнең төрләре күп: кара, яшел, кызыл, ак, аларга күптөрле үләннәр өстәп, тәмле һәм файдалы эчемлекләр ясарга мөмкин. Чәй эчү традициясе Русь җирендә иң яраткан һәм җанлы гадәтләрнең берсенә әверелде. Чәйне шикәр, кайнатма, бал белән, шулай ук хуш исле плюшка һәм сушка белән бергә, самовардан да, чәйнектән дә эчтеләр. Иң күңелле яңалык — лимонлы чәйне беренче булып Русь халкы эчүне башлаган, ә сөтле чәйне беренче булып инглизләр түгел, ә французлар куллана башлаганнарын белү булды.