18 декабрь көнне Теләче балалар китапханәсендә шагыйрь, педагог һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Мөҗәһит Заһит улы Әхмәтҗановның тууына 75 яшь тулуга багышланган китап күргәзмәсе әзерләнде. Мөҗәһит Әхмәтҗанов «Мин санарга өйрәнәм», «Матур булыйк» һәм «Сыерчык бураны» кебек балалар китаплары авторы. Китапханә хезмәткәрләре күргәзмәдә тәкъдим ителгән китапларга күзәтү ясадылар һәм китап укучылар белән фикер алышу, әңгәмә үткәрделәр. Шулай ук күргәзмәгә куелган китапларны өйгә укырга алырга да мөмкин иде.