18 декабрь көнне «Пушкин картасы» программасы кысаларында Иске Җөри авылы модель китапханәсендә «Тылсымлы йомгак» дип исемләнгән файдалы мастер-класс узды.

2025 елның 23 декабре, сишәмбе

Китапханәчеләр җеп сайлау серләрен, ыргакны дөрес тоту һәм элмәкләрне җыю алымнарын җентекләп аңлаттылар, шулай ук төрле ыргаклар белән таныштырдылар һәм иң уңайлысын билгеләделәр. Һәр бала янына игътибар белән килеп, китапханәчеләр төп бәйләү техникасын — элмәкләр һәм баганалар ясау серләрен өйрәтә бардылар. Катнашучылар зур тырышлык һәм кызыксыну күрсәтеп, ыргак белән бәйләүнең төп күнекмәләрен үзләштерделәр. Әлеге мастер-класс балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә, яңа һөнәр белән танышуга һәм үз-үзләренә ышаныч арттыруга зур этәргеч булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International