Терроризм җинаять, аның төп максаты - җәмәгать иминлеген бозу, ул гражданнарның тормышына һәм сәламәтлегенә, критик инфраструктура объектларына, табигый, мәгълүмати мохиткә, дәүләт идарәсе органнарына, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләренә һөҗүм итүдә чагыла. Куелган максатларга ирешү халыкны һәм хакимият органнарын куркыту ысулы белән башкарыла. Терроризм төшенчәсен аңлату максатыннан 21 декабрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Терроризм чикләр белми” дигән исем белән әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында яшьләргә экстремизм һәм терроризмның нәрсә икәнлеге, террорчылык оешмасына ничек эләкмәскә, теракт куркынычы булган очракта үзеңне ничек тотарга, террорчыларга каршы нинди чаралар күрергә кирәклеге турында сөйләнелде.