Бүген уртанчылар төркемендә Яңа ел иртәсе узды. Матур бизәлгән зал, матур чыршы, бүләкләр, Кыш Бабай һәм Кар Кызы,Кар бабай,Куянкай балаларны көтеп тордылар. Балалар рәхәтләнеп җырладылар, уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр. Беркем дә битараф калмады. Кыш бабайның үз кулыннан балаларга тапшырылган бүләкләр балаларга тагын да сөенеч өстәде! Бәйрәм күңелле һәм шатлыклы килеп чыкты, бик күңелле тәэсирләр һәм хис-кичерешләр калдырды. Барыгызны да Яңа ел белән!