Шул уңайдан Айдар авылы китапханәсе үзенең иң актив һәм яраткан укучыларының берсе – Хаҗиевлар күп балалы гаиләсен кунакка чакырды. Очрашу гаилә темасына багышланып, төрле буын вәкилләре бәхетле, ныклы һәм тату гаилә коруның тормышта нинди зур әһәмияткә ия булуын уртаклашудан башланып китте. Хаҗиевлар үзләренең гаилә тарихларын сөйләделәр, озак һәм бәхетле гаилә тормышының серләрен ачтылар. Чара барышында гаиләгә багышланган шигырьләр яңгырады, күңелле табышмаклар чишелде, гаилә турында мәгънәле әйтемнәр тыңланды. Ахырда катнашучыларга гаилә белән бергәләп укыр өчен яңа, кызыклы һәм файдалы китаплар тәкъдим ителде. Бу очрашу һәркемнең күңелендә җылы хатирәләр калдырып, гаилә кыйммәтләрен тагын да ныгытты, бердәмлек һәм мәхәббәт хисләрен арттырды.