Балалар дөньяга кызыклы һәм гыйбрәтле әкиятләр бүләк иткән язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Булачак язучының балачагы Һиндстанда - табигате һәм хайваннары аның иҗатында чагылыш табачак чишелмәгән серләр, табышмаклар һәм кызыктыргыч маҗаралар илендә узган. Китапханәче «Маугли» һәм «Рикки-Тикки-Тави» әкиятләренә җентекләбрәк тукталды. Әлеге әкият геройлары белән бергә сәяхәт итеп, балалар чүл һәм Саванна буйлап атладылар, ерып чыкмаслык джунгли аша үттеләр, «Йөз мең тапкыр ни өчен» викторинасы сорауларына ышандырырлык итеп җавап бирделәр. Укучылар хайваннар һәм кешеләр «бер-берсенең телен аңларга һәм гадел булырга тиеш» дигән нәтиҗәгә килделәр. Әкиятләр безне дуслыкка тугры, кыю һәм намуслы булырга, тормыш һәм тәрбия биргәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтә. Шулай ук, уртак йортыбыз булган табигатьне сакларга һәм әйләнә-тирә дөнья белән килешеп яшәргә кирәклеген аңлата.