24 нче декабрь көнне китапханәдә иң актив, иң талантлы укучылар җыелып, узган елга нәтиҗә ясадылар. Балалар үзләренең гади укучылар гына түгел, ә чын мәгънәсендә иҗади һәм сәләтле шәхесләр икәнлекләрен күрсәттеләр. Китапханә кунакларына Кыш бабай килде, ул барлык катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм балалар белән әкиятләр буенча кызыклы викторина үткәрде. Яшь китап сөючеләр кыш турында табышмакларны җиңел генә чиштеләр, үзләренең яраткан китаплары турында Кыш бабайга сөйләделәр. Ахырда барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр һәм татлы призлар тапшырылды, бу бәйрәмгә тагын да күңелле рух өстәде.